https://tnv.ru
22 Май 2023, 13:32
324
0

Пәйгамбәр (с.г.в.) һәм аның сәхабәләренең чын ядкәрләре экспозициясен Казанга алып килеп, 2 көнгә “Кол Шәриф” мәчетенә урнаштыралар. Ядкәрләрне 22 һәм 23 май көннәрендә “Кол Шәриф” мәчете холлында иртәнге сәгать 10:00дан кичке сәгать 19:00га кадәр карап булачак.
Мөхәммәд (с.г.в.) һәм аның сәхабәләренең 10 ядкәрен Дагыстаннан Татарстанга беренче тапкыр Изге Болгар җыенына алып килделәр. Экпозициягә Мөхәммәд (с.г.в.) һәм аның гаилә әгъзаларына, сәхабәләргә кагылышлы кыйммәтле предметлар куела. Алар арасында пәйгамбәр Мөхәммәднең (с.г.в.) чәч бөртеге, май касәсе һәм кылычы, сәхабә Билал радыйаллаhу ганhу, пәйгамбәрнең (с.г.в.) хатыны Гайшәнең радыйаллаhу ганhа һәм кызы Фатыйма радыйаллаhу ганhа чүлмәкләре, аның кул тегермәне, Халид бин әл-Вәлид радыйаллаhу ганhу сәфәрләрдә йөртә торган фляжкасы һәм көбәсе, Әбү Бәкер әс-Сиддыйк радыйаллаhу ганhу пычагы бар, Кәгъбәнең кара ташы бар, диелә Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте сайтында.
Фото: dumrt.ru

Бүлешергә
Комментарии 0