https://tnv.ru
20 Май 2023, 13:09
215
0
Татарстанга беренче тапкыр Мөхәммәд пәйгамбәрнең чын ядкәрләре кайтты. Кыйммәтле йөкне Дагыстан Республикасы делегациясе алып килде, дип Казан мэриясенең матбугат хезмәтенә ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә хәбәр иткәннәр.
Пәйгамбәрнең ун ядкәрен Болгарда күреп була. Күргәзмәдә Мөхәммәдкә, аның гаилә әгъзалары һәм иптәшләренең шәхси әйберләре тәкъдим ителәчәк. Коллекциядә Мөхәммәднең май касәсе һәм кылычы, Билал сәхабә, пәйгамбәрнең хатыны Гайшә һәм кызы Фатыйманың чүлмәкләре, кул тегермәне, Халид бин әл-Вәлид сәфәрләрдә йөртә торган фляжкасы һәм көбәсе, Әбү Бәкер әс-Сиддыйк пычагы бар. Бу әйберләр Республикага Дагыстан осталары ясаган махсус сандыкларда килгән.
Фото: ДУМ РТ

Бүлешергә
Комментарии 0