Онлайн трансляция

Свернуть

Диния Нәзарәте Татарстанда Корбан бәйрәмен уздыру тәртипләрен билгеләде

Диния Нәзарәте Татарстанда Корбан бәйрәмен уздыру тәртипләрен билгеләде

https://tnv.ru

07 Июнь 2023, 12:20

265

0

Диния Нәзарәте Татарстанда Корбан бәйрәмен уздыру тәртипләрен билгеләде
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте 2023 елда Корбан бәйрәмен һәм гает намазын үткәрү тәртипләрен бастырды.

Гарәфә көне итеп 27 июнь көне билгеләнде, Корбан гаетенең беренче көне 28 июньгә туры килә. Бу көнне Татарстан мәчетләрендә җәмәгать белән бәйрәм намазлары үтәчәк. Корбан бәйрәме уңаеннан үтүче гает намазын Татарстанның барлык мәчетләрендә дә кояш чыгып 30 минут узгач уку тәкъдим ителә. (Мисал өчен, 28 июнь көнне кояш Казанда 03.01 сәгатьтә, Актанышта - 02.42 сәгатьтә чыга) Башкала мәчетләрендә Корбан гаете түбәндәге тәртиптә үтәчәк:

2.30 - 03.00 – Коръән укылу;

03.00 - 03.30 – гает вәгазе укылу;

03.30 – гает намазын уку;

03.40 – гарәп телендә хөтбә, Коръән укып дога кылу.

Гает намазы укылганнан соң махсус билгеләнгән урыннарда корбан чалу башланачак һәм ул Казан шәһәрендә 30 июнь 20.32 сәгатькә кадәр (кояш баеганчы) дәвам итәчәк. Корбан нисабы күләме – 36 мең сум.

Казанда корбан чалу урыннары белән биредә таныша аласыз.

Фото: ТНВ


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров