Бүген Татарстан мәчетләрендә Бөек Ватан сугышында һәм махсус хәрби операциядә һәлак булучылар рухына дога кылдылар
https://tnv.ru
22 Июнь 2023, 16:47
135
0
Бүген, 22 июнь - илебездә Бөек Ватан сугышы башланган көн. Без аны хәтер һәм кайгы көне итеп үткәрәбез. Бу көнне Татарстан мәчетләрендә дога кылынды. Моның турыда Республика мөселманнарының Диния нәзарәтендә хәбәр иттеләр.
Казанның Галиев мәчетендә җыелган мөселманнарга имам-хатыйб Рамил хәзрәт Мингәрәев Хәтер һәм кайгы көнендә дога кылуның әһәмиятен аңлаткан, Бөек Ватан сугышында әби-бабаларыбыз күрсәткән батырлыкларны онытмаска чакырган. Аннары ул Коръәннән аятьләр укып, Ватан алдында булган олуг вазифаларын үтәп яу кырларында һәлак булган, сугыш авырлыкларын күргән мәрхүм кардәшләребезнең рухлары шат, урыннары Җәннәт түрләрендә булуын сорап Раббыбызга мөрәҗәгать иткән.
«Кол Шәриф» мәчетендә исә намазны һәм дога кылуны Татарстан Мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов алып барган. Ул да җыелган халыкка кыска вәгазь укып, тарихи датаны аңлатып узган, шулай ук Ватан сугышында һәм бүгенге махсус хәрби операциядә катнашып җан биргәннәр рухына дога кылган.
Фото: Дум РТ

Бүлешергә
Комментарии 0