Онлайн трансляция

Свернуть

Владимир Путин Россия мөселманнарын Корбан гаете белән котлады

Владимир Путин Россия мөселманнарын Корбан гаете белән котлады

https://tnv.ru

28 Июнь 2023, 11:53

173

0

Владимир Путин Россия мөселманнарын Корбан гаете белән котлады
Мөселманнарның олуг бәйрәмендә Россия президенты Владимир Путин илебезнең төрле төбәкләрәндә яшәүче дин кардәшләребезгә котлау сүзләрен җиткерде.

«Бу бәйрәм тирән рухи мәгънәгә ия. Элек-электән үк аның асылында - изге эшләр кылу, тирә-якта ярдәмгә мохтаҗ булганнарга булышу, җәмгыятьтә игелек, киң күңеллелек, гаделлек идеалларын ныгыту.

Россиядә яшәүче мөселманнар илебездәге гаилә кыйммәтләренең әһәмиятен күтәрү, яңа буынга әхлакый һәм тәрбияви традицияләрне аңлату, милләтара һәм динара бердәмлекне көчәйтүгә бик зур өлеш кертә. Сезгә алдагы тормышта да сәламәтлек, уңышлар телим!», - диелә Президент котлавында.

Фото: kremlin.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар