https://tnv.ru
28 Июнь 2023, 13:10
256
0
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Корбан бәйрәме уңаеннан Казанның яңа Габдерәхим Утыз Имәни мәчетендә узган бәйрәм намазында катнашты.
Татарстан мөфтие Камил Самигуллин вәгазендә Корбан бәйрәменең барлыкка килү тарихын сөйләде. Шулай ук хәзрәт барлык мөселман кардәшләренә бер-берсенә хөрмәт күрсәтеп яшәргә кирәк дип аңлатты. Гайбәт сөйләү һәм кешеләрне юкка тәнкыйтьләүнең никадәр куркыныч булуын сөйләде.
Яңа ачылган мәчет 1100 кешене сыйдыра ала. Бинада намаз уку заллары, имамнар өчен төзелгән бүлмәләр, китапханә, мәҗлесләр үткәрелә торган бүлмә, шулай ук уку-укыту класслары да бар. Мәчет Дубравная метро станциясе янында урнашкан.
Фото: rais.tatarstan.ru

Бүлешергә
Комментарии 0