https://tnv.ru
29 Июнь 2023, 11:19
99
0
Республикада Корбан Гаетенә әзерлек эшләре инде берничә көн элек үк башланды. 28 июндә, кояш чыгу белән, мөселманнар мәчетләргә җыелды. Коръән укыйлар, аннары бәйрәм намазы.
Безнең канал Корбан гаетен башкаланың Габдерәхим - Утыз Имәни исемендәге "Ал таң" дигән яңа мәчетеннән турыдан-туры трансляция алып барды. Бәйрәмнең төп йоласы - корбан чалу.
Гадәттәгечә, Татарстанда моның өчен махсус мәйданчыклар булдырылган. Быел аларның саны - 55. Шуның 17се - Казанда. Гаеткә әзерлек турында тулырак Лиана Бәхтиева репортажында.

Бүлешергә
Комментарии 0