https://tnv.ru
04 Июль 2023, 16:33
95
0

Бүген Татарстан Мөселманнарының Диния Нәзарәтендә быелгы Корбан бәйрәменең нәтиҗәләрен атадылар. Татарстанда кайсы районнарда корбанны күбрәк чалганнар? Бу мәгълүмат Нәзарәтнең рәсми сайтында пәйда булды.
Быел Татарстан Республикасында махсус оештырылган 58 урында барлыгы 13 806 баш мал чалынган. Казанда 18 корбан чалу урынында 5812 баш хайван корбанга чалынган.
Татарстан районнары һәм шәһәрләре арасында алдынгы булып Яр Чаллы мөхтәсибәте тора: биредә 1495 сарык корбанга чалынган. Аннан соң Лаеш (1360), Яшел үзән (1009), Лениногорск (920) мөхтәсибәтләре. Казанда иң күп мал чалган урыннар булып «Казан нуры» (2553 сарык), «Рамазан» (423 сарык) һәм «Ризван» (400 сарык) мәчетләре тора.
Фото: ТНВ

Бүлешергә
Комментарии 0