Онлайн трансляция

Свернуть

Корбан бәйрәме дәвам итә: меңнән артык мохтаҗ кеше Татарстан мөфтиятеннән социаль азык-төлек ярдәме ала

Корбан бәйрәме дәвам итә: меңнән артык мохтаҗ кеше Татарстан мөфтиятеннән социаль азык-төлек ярдәме ала

https://tnv.ru

13 Август 2019, 14:36

295

0

Нәзарәтнең “Зәкят” фонды мохтаҗларга итне планлаштырганнан артыграк күләмдә – 5 тонна түгел, ә 5,5 тонна өләшергә ниятли.

Корбан бәйрәме дәвам итә: меңнән артык мохтаҗ кеше Татарстан мөфтиятеннән социаль азык-төлек ярдәме ала
Корбан бәйрәменең икенче һәм өченче көннәрендә, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең мохтаҗларга азык-төлек ярдәме күрсәтү буенча киң күләмле хәйрия акциясе уздыра. Мөфтияттән корбан итләре алучылар арасында – аз керемле һәм күп балалы гаиләләр, инвалидлар, ятимнәр, ялгыз өлкәннәр, шулай ук республиканың социаль учреждениеләре: хоспислар, интернатлар, мәдрәсәләр, хәйрия фондлары бар. Бу хакта Татарстан Республикасы мөселманнарының диния нәзарәте хәбәр итә.

Кичә бәйрәм күчтәнәчен – 1,5 тонна күләмендә корбан итен 500 мохтаҗ кешегә өләштеләр.  Бүгенгә тагын 650 гаиләне 2 тонна корбан ите белән тәэмин итү планлаштырылды. Моннан тыш, кичә 2 тонна итне республиканың социаль учреждениеләренә озаттылар. Әлеге оешмалар арасында: беренче балалар хосписы, А.Вавилова исемендәге Казан хосписы, акыл үсешендә тайпылышлар булган балалар өчен 1 нче мәктәп-интернат, “Диабетсыз тормыш” Идел буе профилактика үзәге, “Восхождение” инвалидларны тернәкләндерү үзәге, Яшел үзән шәһәренең психоневрологик диспансеры, Инвалид балаларның әти-әниләренең “Забота” төбәкара иҗтимагый оешмасы. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: корбан чалган мөселманнардан ит һаман килә тора. Шуңа күрә нәзарәтнең “Зәкят” фонды мохтаҗларга итне планлаштырганнан артыграк күләмдә – 5 тонна түгел, ә 5,5 тонна өләшергә ниятли.

Өлкән яшьтәге ялгыз яшәүче Альберт абый Әхмәров үзенең хис-кичерешләре белән уртаклашты:

– Мин 1946 елгы, кечкенә генә пенсиягә яшим. Мондый ярдәм бик кирәк. Ит сатып алырга акча әллә ни юк. “Зәкят” фондына бик зур рәхмәт! Бүген үземә тәмле шулпа пешерәм.

Үзенчәлекле сабыйлар әнисе Диләрә Батырханова да рәхмәт сүзләре белдерде:

- Фонд белән күптәннән дусбыз. Мин аларга безгә булышканнары өчен бик рәхмәтле, ярдәм беркайчан да артык булмый.

2019 елда Казанда корбан чалу урыннары 16 мәйданчыкта оештырылды.

Татарстан Республикасының Казыйлар шурасы карары белән нисаб күләме, барлык чыгымнардан һәм әҗәтләрдән тыш, 20 000 сумны тәшкил итә.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров