Онлайн трансляция

Свернуть

Чүпрәле районында яңа мәчет ачылган

Чүпрәле районында яңа мәчет ачылган

https://tnv.ru

19 Июль 2023, 10:32

94

0

Чүпрәле районында яңа мәчет ачылган
16 июль Чүпрәле районы Яңа Чәке авылында тантаналы рәвештә яңа мәчет ачылышы булган.

2022 елда Яңа Чәке авылында мәхәллә тарафыннан бертавыштан мәчет булдыру фикере кабул ителә һәм бу изге ният бер ел эчендә тормышка ашырыла, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Мәчет 40 кеше өчен исәпләнгән, газ, ут, су кергән, әйләнә-тирәсе коймалар белән тотылган. Мәчеттә дәрес алу өчен барлык мөмкинлекләр тудырылган, Нәзарәтнең “Хозур” нәшрият йортыннан дини әдәбият кайтартылган. 2023нче елның көзеннән мәчет каршындагы курсларны башлап җибәрү планлаштырыла.

Бүгенге көндә Чүпрәле мөхтәсибәтендә 27 мәчет эшләп килә. 

Фото: dumrt.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров