Онлайн трансляция

Свернуть

Чаллыда Җәмигъ мәчетенең иң зур гөмбәзенә ярымай куелды

Чаллыда Җәмигъ мәчетенең иң зур гөмбәзенә ярымай куелды

https://tnv.ru

25 Июль 2023, 17:22

143

0

Чаллыда Җәмигъ мәчетенең иң зур гөмбәзенә ярымай куелды
Бүген Чаллыда тарихи вакыйга - шәһәр үзәгендә төзелүче Җәмигъ мәчетенең үзәк гөмбәзенә ярымай куелды. Бу иман йортына урнаштырылучы җиденче ярымай, киләчәктә тагын икене куясы булачак. Бу хакта "Шәһри Чаллы" газетасы хәбәр итә.

Мәгълүм булганча, әлеге мәчет төзелеше өчен  1992 елда җир участогы алынган иде. 2009 елның көзендә тантаналы шартларда беренче таш куелды, 2010 елда төзелешнең беренче этабы башланды һәм билгеле сәбәпләр аркасында төзелеш озак елларга тукталып торды. 

2017 елда ул вакыттагы Башкарма комитет җитәкчесе Ринат Абдуллин тәкъдиме белән биредә янә масштаблы төзелеш башланды. Бу максатка шәһәр мэры Наил Мәһдиев гаиләсе 1 млн сум акча бирде. Игелекле эштән предприятие һәм оешма җитәкчеләре, гади кешеләр дә читтә калмады. Узган ел гына шул рәвешле 90 млн сум акча җыелган. 

3200 урынга исәпләнгән мәчет ак мәрмәр белән тышланачак. Эшләр шул темп белән барса, алдагы берничә елда мәчет тулысынча төзелеп бетәр дигән өмет бар.

Фото: "Шәһри Чаллы"

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров