https://tnv.ru
31 Июль 2023, 16:25
116
0
Казанның Мехчылар урамында "Ак мәчет"не реставрацияли башладылар. Бинаның тарихи кыяфәтен торгызу һәм дүрт катлы манара урнаштыру планлаштырыла. Концепцияне ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты эшләгән, дип хәбәр итә шәһәр мэриясе матбугат хезмәте.
"Ак мәчет" – Яңа Татар бистәсендәге иң борынгы мәчет. Ул Мехчылар һәм Кызыл Татарстан урамнары киселешендә урнашкан.
Мәчет тарихы бик үзенчәлекле - Совет чорында мәчеттә манара сүтелә, төрле елларда бина мәктәп, тире фабрикасы цехы, завод клубы буларак кулланыла.
Фото: kzn.ru

Бүлешергә
Комментарии 0