Онлайн трансляция

Свернуть

Алабугада яңа мәчет ачылды

Алабугада яңа мәчет ачылды

https://tnv.ru

02 Август 2023, 09:45

66

0

Гари авылы мәчете Алабуга мөхтәсибәтендә 12нче мәчет булып ачылды.

Алабугада яңа мәчет ачылды
Кичә, 1 августта, Алабуга районы Гари авылында яңа мәчет эшли башлады. Бу хакта Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Гари авылында мөселман мәхәлләсе 2020нче елда оеша һәм мәчет салу өчен җир бүлеп бирелә. 2021нче елда беренче нигез ташы салына һәм ике ел эчендә мәчет бинасы күтәрелә. Мәчет авыл җирлегендә яшәгән, битараф булмаган мөселман кардәшләрнең финанс ярдәме белән салынды. Иң саллы өлешне шәхси эшмәкәр Кадыйров Нурислам Мидхәт улы кертте. Аның изге башлангычын хуплап, күпләгән эшмәкәрләр дә булышлык күрсәтте. Гари авылында мәчет беренче булып төзелде, биредә, бары руслар гына яшәү сәбәпле, революциягә кадәр дә, советлар чорыннан соң да мәчет булмаган. Хәзерге вакытта авылда яшәүче халыкның 52 проценты – татарлар.

Мәчет югары сыйфатлы кирпечтән төзелгән, барлык инженер-техник коммуникацияләр (ут, салкын су һәм җылы су, канализация, җылыту системалары һ.б.) уздырылган.

Киләчәктә мәчеттә дини дәресләр, балалар өчен рухи-сәламәтләндерү курслары башлап җибәрү планлаштырыла. Ишегалдында яшелләндерү-төзекләндерү эшләре алып барыла: чәчәкләр утыртылды, газон чәчеп агачлар утырту ниятләнә. Шулай ук мәчет каршында асфальт түшәлгән парковка эшләнәчәк. Гари авылы мәчете Алабуга мөхтәсибәтендә 12нче мәчет булып ачылды.

Фото: dumrt.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров