Онлайн трансляция

Свернуть

Болгарда мөселман зиратын төзекләндерү эшләре алып барыла

Болгарда мөселман зиратын төзекләндерү эшләре алып барыла

https://tnv.ru

03 Август 2023, 11:37

82

0

Болгарда мөселман зиратын төзекләндерү эшләре алып барыла
Спас мөхтәсибәте тарафыннан Болгар шәһәре мөселман зиратын төзекләндерү эшләре башланган.

Шушы көннәрдә халык ярдәме белән зират әйләнәсенә яңа койма тоту эшләре кабат башланды. Аның яртысы моннан биш ел элек эшләнгән иде. Хәзер эшләрне дәвам итү мөмкинлеге туды. Зират коймасы искергән иде, ул узган гасырның 50-60нчы елларында тотылган булган, дип яза Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Хәзерге вакытта яңа баганалар, прожилина, штакетник куела.

Фото: dumrt.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров