Онлайн трансляция

Свернуть

Актанышта яңа мәчет ачылды

Актанышта яңа мәчет ачылды

https://tnv.ru

29 Август 2023, 09:50

87

0

Актанышта яңа мәчет ачылды
Актаныш районы Табанлыкүл авылында яңа мәчет ачылган. Яңа гыйбадәт йортына “Ак мәчет” дип исем бирелгән.

Әлеге мәчеткә 2022 елның 24 июнендә нигез салынган иде. Быел ураза алдыннан – 21 мартта ай куелды. Мәчет 40 кешегә исәпләнгән, гомуми мәйданы 60 квадрат метрны тәшкил итә. Бер катлы итеп кирпечтән һәм яхшы сыйфатлы төзелеш материалларыннан төзелгән. Барлык уңайлыклар тудырылган тәһарәтханәсе бар. Газ, ут, су кертелгән. Мәчеткә имам итеп Рәсих хәзрәт Салихов билгеләнде.

Бүгенге көндә Актаныш мөхтәсибәтендә 57 мәчет эшләп килә.

Фото: dumrt.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров