Онлайн трансляция

Свернуть

Казанның Галиев мәчетендә узачак Мәүлид кичәсендә мөфти Камил Сәмигуллин катнашачак

Казанның Галиев мәчетендә узачак Мәүлид кичәсендә мөфти Камил Сәмигуллин катнашачак

https://tnv.ru

19 Сентябрь 2023, 17:46

48

0

Казанның Галиев мәчетендә узачак Мәүлид кичәсендә мөфти Камил Сәмигуллин катнашачак
15 сентябрендә, кояш баю белән, мөселман календарендә иң күркәм айларның берсе – мөбарәк Мәүлид ән-Нәби ае башланды.

26 сентябрь көнне кояш баегач, Рабигыль-әүвәл аеның 12нче көнен каршы алып, Казан шәһәренең тарихи Галиев мәчетендә ахшам намазыннан соң Мәүлид ән-Нәби кичәсе үткәреләчәк. Бәйрәмгә Казан имамнары, мөфтият һәм аның карамагында эшләүче оешма җитәкчеләре, мөселман уку йортлары шәкертләре җыелачак. Кичәгә җыелган кунакларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сәламләячәк, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы мөселманнарының диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Фото: dumrt.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров