Онлайн трансляция

Свернуть

Питрәчнең Җәмигъ мәчетенә ярымай куелды

Питрәчнең Җәмигъ мәчетенә ярымай куелды

https://tnv.ru

28 Сентябрь 2023, 16:04

85

0

Питрәчнең Җәмигъ мәчетенә ярымай куелды
26 сентябрьдә Питрәч авылы Җәмигъ мәчетенә ярымай куелган. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ярымай 32 метр биеклектәге манарага күтәрелгән. Аның эченә хәйриячеләр һәм мәчет төзелешенә өлеш керткән кешеләрнең исемнәре язылган капсула салынган.

Мәчет инде Рамазан аеннан бирле эшли. Шулай итеп, монда беренче булып тәравих намазалары укылган. Төзелеш эшләре әле дә дәвам итә: территорияне тәртипкә салырга кирәк.

Фото: dumrt.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров