https://tnv.ru
26 Октябрь 2023, 15:21
52
0
![Татарстанда 826,9 т гошер сәдакасы мохтаҗларга өләшенгән](https://i.tnv.ru/iblock/141/1418cdc385b2e868027ea4caf2845831/DSC_7750_0.jpg)
Гошер җыю кампаниясе Татарстанда барлык мөхтәсибәтләрдә үзәкләштерелгән рәвештә 2017 елдан бирле үткәрелә.
Гошер ул — сәдаканың махсус төре, ул мөселман кешесенең үстергән уңышын җыеп алганнан соң, аның уннан берен мохтаҗларга бирүдән гыйбарәт.
Шулай итеп, татарстанлыларның активлыгы нәтиҗәсендә, Татарстан мөхтәсибәтләрендә традицион рәвештә гошер сәдакасын җыю һәм халыкның мохтаҗ катламнарын азык-төлек белән тәэмин итү кампаниясе вакытында 2017 елда — 160 тонна, 2018 елда — 600 тонна, 2019 елда — 1109,5, 2020 елда — 1000 тоннага якын, 2021 елда — 577,33 тонна, 2022 елда 1377,34 тонна гошер сәдакалары җыеп таратылды.
Фото: dumrt.ru
Бүлешергә
Комментарии 0