Онлайн трансляция

Свернуть

Әлмәт шәһәрендә яңа мәчет ачылды

Әлмәт шәһәрендә яңа мәчет ачылды

https://tnv.ru

29 Декабрь 2023, 09:42

69

0

Әлмәт шәһәрендә яңа мәчет ачылды
Кичә, 28 декабрьдә, Әлмәт шәһәрендә яңа мәчет эшли башлаган. Бу хакта Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тантаналы ачылышта Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, аның беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов катнашты. Шулай ук шәрәфле кунаклар арасында “Татнефть” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Наил Маганов һәм башка рәсми затлар, дин әһелләре, җирле мөселманнар бар иде.

Бүгенге көндә Әлмәт мөхтәсибәтендә 43 мәчет эшли.

Фото: dumrt.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров