Онлайн трансляция

Свернуть

2023 елда Татарстанда 19 мәчет ачылган

2023 елда Татарстанда 19 мәчет ачылган

https://tnv.ru

09 Январь 2024, 13:00

89

0

2023 елда Татарстанда 19 мәчет ачылган
2023 елда Татарстан күләмендә 19, шул исәптән Казанда 2 яңа мәчет үз ишекләрен ачкан. Бу хакта Татастан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр итә.

Республикабызның Чүпрәле, Актаныш, Әлмәт, Питрәч районнарында икешәр, Әтнә, Яңа чишмә, Арча, Ютазы, Алабуга, Балык бистәсе, Азнакай, Мөслим, Балтач, Казанның Киров-Мәскәү һәм Вахитов-Идел буе районнары мөхтәсибәтләрендә берәр иман йорты ачылды. Шунысы игътибарга лаек: мәчетләр комплекс рәвешендә, үзендә намаз уку мәйданчыкларын гына түгел, ә уку классларын, мәҗлесләр үткәрү өчен заллар, ашханәләр, никах үзәкләре, кибетләр, корбан чалу урыннары, мәетханәләр, имам йортларын да сыйдырып төзелә.

Хәзерге вакытта Татарстанда барлыгы 1582 мәчет эшли.

Фото: dumrt.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров