Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда дин әһелләре олуг галим Шиһабетдин Мәрҗанине искә алды

Казанда дин әһелләре олуг галим Шиһабетдин Мәрҗанине искә алды

https://tnv.ru

16 Январь 2024, 14:07

52

0

Казанда дин әһелләре олуг галим Шиһабетдин Мәрҗанине искә алды
Бүген татар-мөселман җәмәгатьчелеге бөек дин галиме, мәгърифәтче, тарихчы Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 206 ел тулу уңаеннан искә алу чарасына җыелды. Очрашу дин әһелләре, татар зыялылары, фән һәм җәмәгать эшлеклеләре, шәкертләр, журналистлар катнашында Казан шәһәре Яңа бистә зиратында рухи остазның кабере янында узды. Мәшһүр шәхесне искә алу, дога кылу мәрасиме өйлә намазынннан соң Коръән ашы белән дәвам итте, дип яза Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бүген татар зыялылары һәм дин әһелләре Яңа бистә зиратында булган чакта шулай ук Габдулла Тукай, Илһам Шакиров, Әлфия Афзалова каберләре янында да туктап дога кылды. Бүген Илһам ага Шакировның арабыздан китүенә 5 ел булды.

Фото: dumrt.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров