Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда XII Республика ифтары федераль статуска ия булачак

Казанда XII Республика ифтары федераль статуска ия булачак

https://tnv.ru

01 Март 2024, 11:41

51

0

Казанда XII Республика ифтары федераль статуска ия булачак
Быел Рамазан аенда, 29 мартта, Казанда XII Республикакүләм Ифтар узачак. Шул рәвешле, быел җәмәгать белән бергәләп авыз ачу мәҗлесе Татарстанда изге айның икенче ункөнлегенә йомгак ясала.

Быелдан башлап илдәге иң зур авыз ачу мәҗлесләренең берсе “Россия – Ислам дөньясы” стратегик күзаллау төркеме исеме астында үткәреләчәк һәм Россиянең ислам дөньясы илләре белән халыкара эшлекле элемтәләрен ныгыту бурычларын исәпкә алып уздырыла. Чарага күпсанлы дәрәҗәле чит ил кунакларын чакыру ниятләнә, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Гадәттәгечә, Республикакүләм Ифтарда катнашучыларны авыз ачу вакыты кергәнче бай мәдәни программа көтә. Ул Россиядә игълан ителгән Гаилә елын, шулай ук Татарстан мөфтияте тарафыннан игълан ителгән Гаилә һәм хәләл яшәү рәвеше елын исәпкә алып төзелә. Оештыручылар әлеге чарага дөньякүләм танылган Коръән укучыларны һәм нәшидләр башкаручыларны җәлеп итәргә планлаштыра.

Фото: dumrt.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров