Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстан Мөфтиенең изге Рамазан ае уңаеннан мөрәҗәгате

Татарстан Мөфтиенең изге Рамазан ае уңаеннан мөрәҗәгате

https://tnv.ru

11 Март 2024, 09:58

250

0

Татарстан Мөфтиенең изге Рамазан ае уңаеннан мөрәҗәгате
Кичә, кояш баю белән, изге Рамазан ае башланып китте. Ул 30 көн һәм төн дәвам итә. Диния нәзарәте сайтында Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллинның халыкка мөрәҗәгате чыкты.

Күптән көтеп алынган изге Рамазан ае бөтен дөньяга олы бәхет булып керте. Мин Рамазан сәбәпле сезнең эчкерсез һәм тыеп булмаслык шатлыкларыгызны уртаклашам һәм ихластан сезне елның иң бәрәкәтле һәм сәгадәтле көннәре җитүе белән тәбриклим!

Сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд Рамазан ае кергәч, сәхабәләренә болай дигән:

«Сезгә Рамазан – мөбәрак ай килде. Рамазанда күкләрнең капкалары ачыла, җәһәннәмнең капкалары исә ябыла, ә шайтан богаулана. Анда мең айдан да олугърак булган бер төн бар. Һәм кем шул төннең әҗерләрен ычкындырса, шул (хәерләрдән) мәхрүм кала» (имам ән-Нәсаиның «Сунан» китабы, №2106; имам Әхмәднең «Сунан» китабы, №9497). Ягъни Рамазан – шундый вакыт, ул кергәч, күкләр һәм Җир йөзе Аллаһ Раббыбызның бөек Рәхмәтләре һәм мәгъфирәте белән тула, өммәтебездә игелек һәм мәрхәмәт, кардәшлек, дингә хезмәт кылу һәм Яралтучының ризалыгына ирешү омтылышлары хөкем сөрә, бар тирә-якта Коръән уку һәм дога ишетелә, ә тәрәзәләрдә таң беленә башлаганчы ук сәхәргә утлар кабына… Хактыр ки, йортларыбыздагы бу утлар иманыбызның нуры шикелле булыр.

Газиз милләттәшләр! Татарстанда Рамазан ае, Аллаһ боерса, бик эчтәлекле итеп узар: мәчетләрдә ифтарлар һәм тәравихлар оештырылачак, беренче көннән үк күркәм гадәткә әйләнгән “Рамазан – изге гамәлләр ае” хәйрия марафоны игълан ителәчәк, урамнарда изге ай мохитен тудыру өчен үткәрелә торган “Нурлы Рамазан” бәйгесе катнашучылары арасында хаҗга юллама уйнатылачак, 12нче Республикакүләм ифтар узачак һ.б. Шушы чараларга рәхим итегез!

ИншәАллаһ, Раббыбызның барлык әмерләрен һәм сөекле пәйгамбәребезнең сөннәтен үтәгән дин кардәшләребез Ахирәттә дә иң югары әҗерләргә ирешер, бу дөньяда да эшләрендә бәрәкәтләргә лаек булыр һәм иң мөһиме – гөнаһларыннан арыныр. Аллаһы Тәгалә безгә Рамазан аена ниятләгән барлык гыйбадәтләребезне һәм игелекле гамәлләребезне башкарырга насыйп итсен һәм алар өчен, ихлас һәм сабыр мөселманнар итеп күреп, Җәннәтләре белән бүләкләсен. Амин.

Фото: dumrt.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров