Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстан авылларында Ураза гаете намазы кайчан укылачак?

Татарстан авылларында Ураза гаете намазы кайчан укылачак?

https://tnv.ru

08 Апрель 2024, 13:43

72

0

Татарстан авылларында Ураза гаете намазы кайчан укылачак?
10 апрель көнне мөселман дөньясы Ураза гаетен билгеләп үтәчәк. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте сайтында гает вакытлары чыкты.

Татарстан Республикасының шәһәр мәчетләрендә 6:30 сәгатьтә Коръән аятьләрен укып башланачак һәм 7:00 сәгатьтә гает вәгазьләре белән дәвам итәчәк. Гает намазы 7:30 сәгатьтә укылачак.

Авыл җирлекләрендә Гает намазын кояш чыгып ярты сәгать узгач уку тәкъдим ителә.

Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның бәйрәм вәгазе турыдан-туры эфирда “ТНВ-Татарстан” һәм “ТНВ-Планета” телеканалларында күрсәтеләчәк.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров