Онлайн трансляция

Свернуть

ТНВ каналы Корбан гаете вәгазен һәм намазын туры трансляциядә күрсәтәчәк

ТНВ каналы Корбан гаете вәгазен һәм намазын туры трансляциядә күрсәтәчәк

https://tnv.ru

15 Июнь 2024, 20:36

67

0

ТНВ каналы Корбан гаете вәгазен һәм намазын туры трансляциядә күрсәтәчәк
Татарстан мөфтиятенең Казыйлар һәм Голәмәләр шуралары тарафыннан 2024 елда Корбан бәйрәмен һәм гает намазын үткәрү тәртипләре расланды. Бу хакта Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр итә.

ТНВ каналы 2:50 сәгатьтә бәйрәм вәгазен туры трансляциядә күрсәтәчәк.

Быел Гарәфә көне – 15 июньгә, Корбан гаетенең беренче көне 16 июньгә туры килә. Бу көнне Татарстан мәчетләрендә җәмәгать белән бәйрәм намазлары үтәчәк.

Татарстанның барлык мәчетләрендә дә кояш чыгарга 1 сәгать кала җыелырга, гает намазын кояш чыгып 30 минут узгач укырга тәкъдим ителә. 16 июнь көнне кояш Казанда 02:59 сәгатьтә чыга.

Башкала мәчетләрендә Корбан гаете түбәндәге тәртиптә үтәчәк:
2.00 - 03.00 – иртәнге намаз, Коръән укылу;
03.00 - 03.30 – гает вәгазе укылу;
03.30 – гает намазын уку;
03.40 – гарәп телендә хөтбә, Коръән укып дога кылу.

Гает намазы укылганнан соң махсус билгеләнгән урыннарда корбан чалу башланачак һәм ул Казанда 18 июньдә 20:32 сәгатькә кадәр (кояш баеганчы) дәвам итәчәк. Корбан нисабы күләме – 51 мең сум.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров