Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда Яңа татар зиратын төзекләндерә башладылар

Казанда Яңа татар зиратын төзекләндерә башладылар

https://tnv.ru

17 Июнь 2024, 12:32

136

0

Казанда Яңа татар зиратын төзекләндерә башладылар

Казанда Яңа татар зиратын төзекләндерә башладылар. Җәй ахырына кадәр монда төп аллеяның асфальтын яңартачаклар. 

Габдулла Тукай һәм Шиһабетдин Мәрҗәни каберләренә кадәр сукмакларны тәртипкә китерәчәкләр. Барлыгы 1 200 метр асфальт алыштырыла. Әлеге эш 39 миллион сумга төшәчәк. Борынгы, татарлар өчен кадерле булган зиратны төзекләндерү өчен әлеге сумманы бер иганәче бүлеп биргән. 

Ул үзенең кем икәнен белдертергә теләми, шуңа исемен атамыйбыз. Бүген зират җитәкчелеге халыкка бер үтенеч белән мөрәҗәгать итте. Алия Хәйретдинова репортажы.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров