Онлайн трансляция

Свернуть

Азнакайда яңа мәчет ачылды

Азнакайда яңа мәчет ачылды

https://tnv.ru

24 Июнь 2024, 12:19

44

0

Азнакайда яңа мәчет ачылды
Азнакай районының Ирекле авылында яңа мәчеткә ярымай урнаштыру һәм ачылыш тантанасы узган. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хәзерге вакытта Азнакай мөхтәсибәтендә 52 мәчет эшли. Бер катлы мәчеттә дини йолаларны үтәү өчен барлык кирәкле шартлар тудырылган: ир-атлар өчен 50 кешелек намаз залы, имам өчен бүлмә, уку сыйныфы бар (ул хатын-кызлар өчен намаз уку бүлмәсе буларак кулланыла ала). Котельная һәм тәһарәтханә ясалган.

  Рәсми тантанадан соң мәчеттә намаз укылган, ә аннары Корбан бәйрәме хөрмәтенә хәйрия мәҗлесе уза.

Мәчетнең гомуми мәйданы – 85,1 квадрат метр. Төзелеш эшләре 2017 елда башланган, ә манара 2023 елда күтәрелеп беткән.



Фото: dumrt.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров