Онлайн трансляция

Свернуть

Рөстәм Миңнеханов Кытайның Урумчи шәһәрендәге татар мәчетендә булды

Рөстәм Миңнеханов Кытайның Урумчи шәһәрендәге татар мәчетендә булды

https://tnv.ru

26 Июнь 2024, 14:38

101

0

Рөстәм Миңнеханов Кытайның Урумчи шәһәрендәге татар мәчетендә булды
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Урумчи шәһәрендәге (Кытай) татар мәчетендә булган.

Мәчет 1897 елда җирле татар даирәсе җыйган акчага төзелгән һәм шәһәрдә иң борынгыларның берсе булып тора. Бина гадәти шәкелдә эшләнгән һәм 4 үзара тоташкан намаз залы бар.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан мөфтие белән бергә мәчетне карады. Шулай ук Камил хәзрәт Сәмигуллин җирле имамга ТР Мөселманнары диния нәзарәтеннән яңартылган «Казан басмасы» мөсхафаларын бүләк итте.

Фото һәм чыганак: rais.tatarstan.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров