Онлайн трансляция

Свернуть

СВОда катнашучы ТР мөфтиенә башлангыч дини белем алу теләге турында сөйләде

СВОда катнашучы ТР мөфтиенә башлангыч дини белем алу теләге турында сөйләде

https://tnv.ru

03 Июль 2024, 17:49

129

0

СВОда катнашучы ТР мөфтиенә башлангыч дини белем алу теләге турында сөйләде
Кичә Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин махсус хәрби операциядә катнашучы Хәйдәр Нуриев белән очрашкан. Бу хакта Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хәрби Чаллыдан килгән. Ул үзенең хәрби тәҗрибәсе һәм яралануы турында сөйли, шулай ук махсус хәрби операция зонасында хезмәт итү өчен имамнар әзерләү һәм аларның дини белемнәрен арттыру үтенече белән мөрәҗәгать итте. Моннан тыш, ул Мөфтигә ислам нигезләре буенча башлангыч дини белем алу теләге булу хакында җиткерә һәм әлеге мәсьәлә буенча киңәшләр сораган.

Камил хәзрәт Татарстандагы мөмкинлекләр турында сөйләгән, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең онлайн-мәдрәсәсе белән таныштыра, мәчет каршындагы курсларда һәм мәдрәсәдә читтән торып уку мөмкинлеге хакында сөйли, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенә укырга керергә чакырып кала.

Шулай ук Мөфти хәзрәт кунакка бронежилет, догалык китаплары бүләк иткән.

Фото: dumrt.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров