Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстан мөфтие һәм Казан епархиясе хезмәткәре СВО зонасында атышка эләккән

Татарстан мөфтие һәм Казан епархиясе хезмәткәре СВО зонасында атышка эләккән

https://tnv.ru

15 Июль 2024, 11:00

734

0

Татарстан мөфтие һәм Казан епархиясе хезмәткәре СВО зонасында атышка эләккән
Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Ютазы районы имам-мөхтәсибе, казый Марат хәзрәт Мәрданшин һәм Казан епархиясе хезмәткәре протоиререй Андрей Зиньков махсус хәрби операция зонасына барганнар. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр итә.

Дин әһелләре МХО зонасына генерал-майор Кирилл Кулаков чакыруы буенча барды һәм Луганск кына түгел, ә Донецк һәм кайнар нокталарга - гаскәрләр һәм хәрби техника күпләп тупланган урыннарда хезмәт итүче Россиянең хәрби подразделениеларына кадәр барып җитте. Фронт кырында юл буена Украина снарядлары һәм "беспилотниклары" һөҗүмнәренә, шулай ук Татарстан делегациясенә атыш операциясе үтәлүгә карамастан, Камил хәзрәт Марат хәзрәт һәм отец Андрей белән бергә өч хәрби частька барып ирешә. Анда алар Татарстан һәм Россиянең башка төбәкләреннән килгән солдатлар белән очрашулар үткәрә, алар белән аралаша, сорауларына җавап бирә, вәгазьләр укый, җылы һәм кәүтләү сүзләре белән рухи яктан ярдәм итә, аларның яшәү һәм хезмәт шартлары белән таныша, блиндажларын һәм гыйбадәт кылу урыннарын күрә.

Сәфәр барышында хәзрәтләр шулай ук Донецк һәм Луганскта эшләүче мәчетләргә керә, анда имамнар белән очраша. МХО зонасына алар барлыгы өч тәүлек дәвамында була.

Фото: dumrt.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров