Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда Вәлиулла хәзрәт Якуповны искә алу чаралары узачак

Казанда Вәлиулла хәзрәт Якуповны искә алу чаралары узачак

https://tnv.ru

18 Июль 2024, 16:21

24

0

Казанда Вәлиулла хәзрәт Якуповны искә алу чаралары узачак
Иртәгә, 19 июльдә, Казанда танылган татар дин һәм җәмәгать эшлеклесе, Апанай мәчетенең имам-хатыйбы Вәлиулла хәзрәт Якуповны (1963-2012) искә алу чаралары узачак. Быел 19 июльдә аның фаҗигале төстә арабыздан китүенә 12 ел тулачак.

19 июль көнне иртәнге сәгать 08:00дә бер төркем дин әһелләре, Вәлиулла хәзрәтнең якын дуслары һәм фикердәшләре Казан шәһәре Самосыр бистәсендә урнашкан Мөселман зиратында Вәлиулла хәзрәтнең кабере янына җыелачак. Алар Коръән укып, дога кылачак.

Моннан тыш, Россиядә игълан ителгән Гаилә елы, Татарстан мөфтияте тарафыннан игълан ителгән Гаилә һәм хәләл яшәү рәвеше елы кысаларында Апанай мәдрәсәсендә “Хәзерге гаилә проблемалары һәм аларны чишү юллары” дип исемләнгән темага түгәрәк өстәл утырышы узачак. Җыелышта фән эшлеклеләре, татар зыялылары һәм хәзрәтләр мәртәбәле кунаклар чыгыш ясаячак.

Фото: dumrt.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров