Онлайн трансляция

Свернуть

Юлчыларга намаз укырга уңайлы булсын өчен, Буада 27 ел элек төзелгән мәчетне яңарталар

Юлчыларга намаз укырга уңайлы булсын өчен, Буада 27 ел элек төзелгән мәчетне яңарталар

https://tnv.ru

24 Июль 2024, 11:51

23

0

Юлчыларга намаз укырга уңайлы булсын өчен, Буада 27 ел элек төзелгән мәчетне яңарталар
Бу көннәрдә Буа районы Татар Биморзасы авылында урнашкан “Мосафир” мәчетен төзекләндерү эшләре башланып китте. Әлеге гыйбадәт йорты Казан – Ульян федераль трассасында урнашкан.

Төзекләндерү эшләре Зариповлар гаиләсе тырышлыгы белән алып барыла. Бу изге эштә авыл халкы һәм Буа районы мөселманнары да катнаша, дип яза Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

1997нче елда ачылган мәчеттә тәһарәт алу бүлмәсен яңарту күздә тотыла. Хәзерге вакытта идән җәелә, канализация ясау һәм су җылыткыч урнаштыру буенча эшләр алып барыла. Болар барысы да юлчыларга тәүлекнең теләсә кайсы вакытында мәчеткә кереп, тәһарәт алып, уңайлы урында намаз уку мөмкинлеген тудыру өчен эшләнә. Мәчет агачтан төзелгән, бер катлы.

Фото: dumrt.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров