https://tnv.ru
31 Июль 2024, 16:29
33
0
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Симферопольнең Җәмигъ мәчетендә була. Экскурсияне аңа Кырым һәм Севастополь мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы, мөфти Әмирали Аблаев үткәрә. Бу хакта Рәис матбугат хезмәте хәбәр итә.
Кырымда һәм Көнчыгыш Европада иң зур һәм төп мәчет. Ул нигездә гыйбадәт залында 1800 кешене һәм эчке ишегалдында тагын 2000 кешене сыйдыра. Бинаның биеклеге 19 катлы 4 манарасы, 1 төп гөмбәзе, 8 кече ярымгөмбәзе, 150 мәрмәр колоннасы бар. Мәчет эчендә иске госманлы һәм кырымтатар орнаментлары элементлары, каллиграфия һәм изге Коръән сүрәләре белән бизәкләр ясалган. Гөмбәзләрдә һәм алар арасында сары лалә чәчәге сурәтләнгән.
Эш сәфәре барышында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кырым Республикасы Башлыгы Сергей Аксенов белән дә очрашты.

Бүлешергә
Комментарии 0