https://tnv.ru
06 Август 2024, 09:36
27
0
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бөгелмәгә эш сәфәре барышында яңа "Гәүһәр" мәчетендә булды. Бу хакта республика башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Мәчетне төзегәндә меценатлар һәм шәһәр халкы акчаларын кулланганнар. Миңнеханов мәчетне карап чыга, аның эшчәнлеге белән таныша. 27 метр биеклектәге ике манаралы ике катлы бина архитектурага һәм сәнгати бизәлешкә традицион һәм инновацион якын килүләрне берләштергән уникаль дизайны белән аерылып тора.
Янәшәдәге территориядә футбол кыры һәм яктырткычлары булган парк, спорт белән шөгыльләнү өчен җиһазлар, балалар өчен зур уен һәм баскетбол мәйданчыклары урнаштырылган.
Фото: t.me/apparatustatar

Бүлешергә
Комментарии 0