https://tnv.ru
07 Август 2024, 09:47
41
0
Арча һәм Балык Бистәсе хәзрәтләре Татарстаннан махсус хәрби операция зонасына мобилизацияләнгән солдатларга ярдәмгә “Урал” мотоцикллары сатып алды. Бүген мөхтәсибләр Әмир хәзрәт Миннемуллин һәм Рамазан хәзрәт Хисаметдинов мотоциклларны һәм Мөфтинең ярдәмчесе Рамил хәзрәт Мингәрәевкә тапшырды, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.
Мотоцикллар мөселманнар акчасына сатып алынган. Мотоцикллар яралы солдатларны кырдан алып чыгу һәм госпитальгә озату, азык-төлек, су, медикаментлар илтү өчен файдаланылыр дип көтелә. Якын арада мотоцикллар махсус хәрби операция зонасына озатылачак.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанда 1 августан РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзегән гражданнар 1 миллион 705 мең сумга кадәр түләүләр алачак. Тулырак мәгълүмат өчен телефон: 8 (800) 222-59-00 һәм heroes-tatarstan.ru сайтында.
Фото: dumrt.ru

Бүлешергә
Комментарии 0