https://tnv.ru
19 Август 2024, 09:48
48
0
17 августта Чаллыда “Сөембикә” мәчетенең тантаналы ачылышы була. Бу хакта
Мәчетнең цоколь катында ике уку сыйныфы, хезмәткәрләр бүлмәсе, ашханә, тәһарәтханә, җыештыру әйберләрен кую бүлмәсе бар.
Беренче катта ир-атлар өчен зур намаз залы урын алган, ул 130 кешегә исәпләнгән, бу катта шулай ук имам бүлмәсе һәм веранда бар. Мәчеттә гыйбадәт кылу өчен барлык шартлар тудырылган, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте.
Икенче катта балкон бар, биредә хатын-кызлар намаз укый ала, ул 70-80 кешене сыйдыра. Хатын-кызлар өчен аерым керү урыны булдырылган.
Мәчеттә ислам дине нигезләре буенча хатын-кызлар өчен дәресләр алып барыла, ике төркемдә берьюлы 50 хатын-кыз белем ала.
Фото: dumrt.ru

Бүлешергә
Комментарии 0