Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда татар абыстайлары җыелды

Казанда татар абыстайлары җыелды

https://tnv.ru

21 Август 2024, 13:46

39

0

Казанда татар абыстайлары җыелды
20 августта Россия ислам институты бинасында II Татар абыстайлары форумы булган. Әлеге чарада Татарстанның 39 мөхтәсибәтеннән мөслимәләр берлеге җитәкчеләре, шулай ук Казан мәчетләрендәге баш абыстайлар – барлыгы 100 мөслимә килде, дип яза Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Катнашучылар арасында Ульян өлкәсеннән, Башкортстан һәм Марий Эл республикаларыннан кунак булып килгән абыстайлар да бар иде. Форум Россиядә игълан ителгән Гаилә елы, Татарстан мөфтияте тарафыннан игълан ителгән Гаилә һәм хәләл яшәү рәвеше елы кысаларында оештырылды.

Форумның төп темасы – мөселман гаиләсенең тотрыклылыгын һәм асылын саклау, яшьләрне гаилә коруга һәм балалар алып кайтырга өндәү, аерылышучылар санын киметү.

Фото: dumrt.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров