Онлайн трансляция

Свернуть

Казанның Мәрҗани мәчетендә яңа имам-хатыйб сайланды

Казанның Мәрҗани мәчетендә яңа имам-хатыйб сайланды

https://tnv.ru

26 Сентябрь 2024, 12:18

557

0

Казанның Мәрҗани мәчетендә яңа имам-хатыйб сайланды
25 сентябрьдә Казанның Мәрҗани мәчетендә мәхәллә җыелышы утырышы узды. Көн тәртибендәге төп мәсьәлә – яңа имам-хатыйб сайлаудан гыйбарәт булды. Мәчет имамы итеп бертавыштан Равил хәзрәт Зөфәров – Мөфтинең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары, Татарстанның көньяк төбәге казые Равил хәзрәт Зөфәров билгеләнде. Сайлаудан соң аның кандидатурасын Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин раслады. Утырыш тәмамлангач Мөфти имзасы белән Равил хәзрәткә Шәһадәтнамә – вазыйфага билгеләнүе турында таныклык тапшырылды, дип яза Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Равил хәзрәт Зөфәров 1973 елның 4 июнендә Аксубай районы Иске Ибрай авылында туган. Мәктәпне тәмамлаганнан соң армия сафларында хезмәт итә. 1994-1996нчы елларда Норлат мәдрәсәсендә укый, урта һөнәри дини гыйлем ала. 1997 елда эшкә керешә: Аксубай бистәсе Үзәк мәчете имам-хатыйбы һәм Аксубай районы имам-мөхтәсибе итеп билгеләнә. Равил хәзрәт шулай ук “теология” юнәлеше буенча Россия ислам институтын тәмамлый. 2016 елда Татарстанның көньяк төбәге казые итеп билгеләнә. 2019 елның маеннан – Мөфтинең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча киңәшчесе, 2021 елдан – Татарстан Мөфтие урынбасары вазифасында. 2023 елда Равил хәзрәт Зөфәров Казан шәһәре Кабан арты мәчетенең имам-хатыйбы итеп сайлана.

Равил хәзрәт Зөфәров Татарстан Республикасының дәүләт һәм иҗтимагый оешмалары тарафыннан бирелгән күп кенә бүләкләргә ия. Мисал өчен, 2017 елда аңа Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты, 2021 елда Татарстан мөселманнары корылтаенда ТАССРның 100 еллыгы медале, 2023 елда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тарафыннан Рәхмәт хаты тапшырыла.

Равил хәзрәт Зөфәров өйләнгән, ул алты бала тәрбияләп үстерә.

Фото: dumrt.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров