Онлайн трансляция

Свернуть

Нәзарәт Луганск госпиталенә медикаментлар, ә хәрби частьләргә Татарстан мөселманнарыннан гуманитар ярдәм тапшырды

Нәзарәт Луганск госпиталенә медикаментлар, ә хәрби частьләргә Татарстан мөселманнарыннан гуманитар ярдәм тапшырды

https://tnv.ru

09 Октябрь 2024, 12:40

38

0

Нәзарәт Луганск госпиталенә медикаментлар, ә хәрби частьләргә Татарстан мөселманнарыннан гуманитар ярдәм тапшырды
ТР мөселманнары Диния нәзарәте делегациясе Луганск халык республикасына сигезенче тапкыр гуманитар миссия белән барып кайткан. Хезмәт командировкасының мөһим бурычы булып шефлыкка алынган госпитальдәге яралыларга медикаментлар тапшыру һәм сугыш хәрәкәтләре зонасындагы солдатларга гуманитар йөк илтү торган.

ТР мөселманнары Диния нәзарәте хезмәткәрләреннән азык-төлек һәм кирәкле җиһазлар, медикаментларны Луганскидагы шефлыкка алынган хәрби бүлекчә һәм госпиталь солдатлары алган.

Мобилизацияләнгән сугышчыларга махсус одеяллар, антенналар, парракорд баулар, планшетлар; хәләл азык-төлек (консервалар, ярмалар, токмачлар, шикәр, казылык), медицина инструментлары һәм материаллар (шприцлар, бинтлар, шиннар, скальпельләр, системалар, перчаткалар, жгутлар һ.б.) тапшырыла. Гуманитар йөк, солдатларның теләкләрен исәпкә алып, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фондына тупланган акчага җыела. 

Фото: dumrt.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров