https://tnv.ru
10 Октябрь 2024, 16:26
31
0
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте Баулы районы Исергәп авылы мәчетендә махсус хәрби операция солдатлары өчен гуманитар ярдәм җибәрү өчен әзерлек башланды дип хәбәр итә.
Кичә егермегә якын авыл халкы – абыстайлар, укытучылар, лаеклы ялда булучылар, “Ак калфак” оешмасы активистлары токмач кискән.
Авыл мөслимәләре ял көннәрендә дә токмач кисәчәк. Алар шулай ук йон оекбашлар бәйли, дару үләннәрен пакетларга тутыра.
Исегезгә төшерәбез, 2 сентябрьдән Татарстанда Оборона министрлыгы белән контракт төзүчеләр берьюлы 2 миллион сумга кадәр акча алачаклар. Тулырак мәгълүмат 8 (800) 222-59-00 телефоны аша һәм heroes-tatarstan.ru сайтында.
Фото: dumrt.ru

Бүлешергә
Комментарии 0