Онлайн трансляция

Свернуть

Баулы мөхтәсибәтендә СВОдагы хәрбиләр өчен гуманитар ярдәм әзерлиләр

Баулы мөхтәсибәтендә СВОдагы хәрбиләр өчен гуманитар ярдәм әзерлиләр

https://tnv.ru

10 Октябрь 2024, 16:26

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте Баулы районы Исергәп авылы мәчетендә махсус хәрби операция солдатлары өчен гуманитар ярдәм җибәрү өчен әзерлек башланды дип хәбәр итә.

Кичә егермегә якын авыл халкы – абыстайлар, укытучылар, лаеклы ялда булучылар, “Ак калфак” оешмасы активистлары токмач кискән. 

Авыл мөслимәләре ял көннәрендә дә токмач кисәчәк. Алар шулай ук йон оекбашлар бәйли, дару үләннәрен пакетларга тутыра.

 Исегезгә төшерәбез, 2 сентябрьдән Татарстанда Оборона министрлыгы белән контракт төзүчеләр берьюлы 2 миллион сумга кадәр акча алачаклар. Тулырак мәгълүмат 8 (800) 222-59-00 телефоны аша һәм heroes-tatarstan.ru сайтында.

Фото: dumrt.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар