Онлайн трансляция

Свернуть

Әлмәт Җәмигъ мәчетендә махсус хәрби операциядә якыннарын югалткан гаиләләр белән очрашу узды

Әлмәт Җәмигъ мәчетендә махсус хәрби операциядә якыннарын югалткан гаиләләр белән очрашу узды

https://tnv.ru

14 Октябрь 2024, 11:36

26

0

Әлмәт Җәмигъ мәчетендә махсус хәрби операциядә якыннарын югалткан гаиләләр белән очрашу узды
10 октябрьдә, Әлмәт Җәмигъ мәчетендә махсус хәрби операциядә якыннарын югалткан гаиләләр белән очрашу узган. Очрашуга 12 гаилә – тол хатыннар, солдатларның әти-әниләре һәм балалары килгән.

Әлмәт мөхтәсибәте катнашучыларга бүләкләр һәм шәһәр клиникаларының берсенә барып күренү һәм дәвалану өчен сертификатлар тапшырган. Күркәм гадәт буенча, очрашу Коръән аятьләре уку белән башланды, дип языла Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте сайтында.

Махсус хәрби операциядә якыннарын югалткан гаиләләр белән очрашуда ТР муниципаль берәмлекләреннән махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү буенча Мөфти урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдинов, Әлмәт муниципаль районы Советы аппараты җитәкчесе Роза Әфләтунова, Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Сингатуллин һәм башка җитәкчеләр катнашты.

Фото: Әлмәт мөхтәсибәте матбугат хезмәте.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров