https://tnv.ru
24 Октябрь 2024, 16:00
460
0
Бүген «Әл-Мәрҗани» мәчетендә Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм аның урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров БРИКС саммитының хөрмәтле кунагы - Төркия Президенты хәләл җефете Әминә Эрдоганны кабул итте.
Очрашу барышында Мөфти Камил хәзрәт Әминә ханымны Казандагы беренче таш мәчет «Әл-Мәрҗани» мәчетенең архитектура үзенчәлекләре һәм эчке бизәлеше белән таныштырды. Саммит алдыннан биредә зур күләмдә төзекләндерү эшләре үткәрелде: реставраторлар фасадларның барокко стилендәге тарихи рәвешен кайтарды, декоратив элементларны, тәрәзәләрне һәм декоратив-нәфис металл эшләнмәләрен торгызды.
Кунак яңартылган мәчет залларын һәм эчке бизәлешен игътибарлап сокланып карады, тантаналы залларга һәм уку сыйныфларына керде, шулай ук китапханәдә һәм «Әл-Мәрҗани» тарихына һәм аның танылган имамнарына багышланган интерактив музейда булды. Шуларның берсе – татар мөселман дин белгече һәм мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗани.
Мөфти Камил хәзрәт, Әминә ханымга экскурсия үткәргәндә, Татарстанда һәм Россиядә ислам үсеше турындагы кызыклы фактлар белән уртаклашты, дип җиткерә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.
Саубуллашканда ул аңа истәлекле бүләкләр – «Казан басмасы»н һәм Идел буе Болгарстаны халыкларының ислам динен кабул итүенә 1100 ел тулу уңаеннан РИИ белгечләре тарафыннан өч телдә чыгарылган «Россиядә ислам тарихы» фәнни басмасын тапшырды.
Фото: dumrt.ru

Бүлешергә
Комментарии 0