https://tnv.ru
13 Ноябрь 2024, 16:55
157
0
ТР мөселманнары Диния нәзарәте мөхтәсибәтләре Татарстаннан мобилизацияләнгән, махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләргә ярдәм җибәргән. Шушы көннәрдә Лаеш мөхтәсибәте мөселманнары тырышлыгы белән махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен чираттагы күчтәнәч әзерләнде. Лаеш мөхтәсибәт мәхәлләләрендә җыелган акчага 504 банка хәләл тушенка сатып алынган.
Диния нәзарәте тушенкаларның калай банкалы булуы һәм озак вакыт саклана алуы турында яза. Аны үзең белән алып йөрү дә җайлы. Озакламый ярдәм Татарстан хәрбиләренә махсус хәрби операция зонасына җибәреләчәк.
Лаеш районы имам-мөхтәсибе Наил хәзрәт Әбелханов имамнарга һәм битараф булмаган мәхәллә кешеләренә хәләл тушенка сатып алу өчен тиз арада акча җыеп бирүләре өчен рәхмәт белдерә.
ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең башка мөхтәсибәтләре дә махсус хәрби операция зонасындагы солдатларга гуманитар ярдәм туплап җибәрү һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү буенча эш алып бара
Фото: dumrt.ru

Бүлешергә
Комментарии 0