Онлайн трансляция

Свернуть

Апас районында капиталь төзекләндерүдән соң мәчет ачылды

Апас районында капиталь төзекләндерүдән соң мәчет ачылды

https://tnv.ru

23 Декабрь 2024, 11:12

19

0

Апас районында капиталь төзекләндерүдән соң мәчет ачылды

20 декабрьдә, Апас районы Идрәс-Тинки авылында капиталь төзекләндерүдән соң тантаналы рәвештә мәчет ачылды, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Идрәс-Тинки авылы мәчете 1997нче елда ачыла. Мәчет ачылганнан бирле биредә ремонт эшләре үткәрелмәгән була.

Быел иганәчеләр һәм халыкның актив ярдәме белән зур ремонт эшләре башкарыла. Идәннәр алыштырыла һәм җылытыла, намаз уку залы, уку сыйныфы һәм тәһарәтханә җиһазландырыла. Яңа келәмнәр җәелә. Мәчет ишегалдында балалар мәйданчыгы булдырыла.

Фото: dumrt.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров