Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда малайлар арасында Коръәнне яттан уку бәйгесе үтте

Казанда малайлар арасында Коръәнне яттан уку бәйгесе үтте

https://tnv.ru

14 Январь 2025, 16:39

Рамазан ае алдыннан Казанда балалар арасында Коръәнне яттан белүчеләрне ачыклыйлар. Ялларда «Рауза» мәчетендә малайлар арасында бәйге үтте.

Монда Совет районы гыйбадәтханәләренә йөрүчеләр җыелды. Коръәнне алар дин сабаклары дәресләрендә һәм әти-әниләре белән өйрәнә. Оештыручылар әйтүенчә, Татарстанда хәзер Корьән хафизлар аз. Мондый конкурслар - киләчәктә тәҗрибәле татар хәзрәтләре, дин белгечләре, галимнәр һәм имамнар тәрбияләргә ярдәм итәр.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар