https://tnv.ru
21 Январь 2025, 16:59
57
0
Бу – Яшел Үзән шәһәрендә икенче чишмә.

18нче гыйнварда, Яшел Үзән шәһәренең “Җәмигъ” мәчете янында тантаналы рәвештә “Чишмә” ачылды, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.
Әлеге чарада Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Яшел Үзән районы башлыгы һәм Яшел Үзән шәһәре мэры Михаил Афанасьев, Татарстанның төньяк-көнбатыш төбәге казые, Яшел Үзән районы имам-мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин, “Ханский дом” төзелеш компаниясе генераль директоры Ильяс Гыймадов, “Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге” автономияле коммерцияле булмаган оешма җитәкчесе Азат Гайнетдинов, шулай ук дин һәм җәмәгать эшлеклеләре, эшмәкәрләр, иганәчеләр һәм мәхәллә халкы катнашкан.
Тантаналы чара барышында шулай ук полилингваль мәктәп концепциясе тәкъдим ителә. 2024нче елның сентябрендә мәчет каршында рухи-әхлакый тәрбиягә басым ясап, урта мәктәп төзелеше башлана. Хәзерге вакытта бина сафка басачак урынны әзерләү һәм булачак мәктәпкә нигез салу эшләре төгәлләнгән.
Фото: dumrt.ru

Бүлешергә
Комментарии 0