https://tnv.ru
12 Февраль 2025, 09:25
ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Согуд Гарәбстанына килде. Татарстан Рәисе мөфти Камал хәзрәт Сәмигуллин белән бергә гомрә кылганнар.
"Бөтен дөньядан меңләгән мөселманнар изге Рамазан ае алдыннан гомрә кыла. Аллаһы Тәгалә укыган догаларыбызны кабул итсен. Илебезгә тынычлык, халкыбызга сәламәтлек, йортыбызга бәрәкәт сорадык", - дип яза Рөстәм Миңнеханов үзенең телеграм каналында.
Исегезгә төшерәбез, 28 февраль кояш баегач, мөселман халкы Рамазан аена аяк баса. Татарстан Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы һәм Казыйлар шурасы тарафыннан фитыр сәдакасы, фидия һәм нисаб күләме буенча карарлар кабул ителде.
Бүлешергә
Комментарии 0