https://tnv.ru
13 Февраль 2025, 11:43
217
0

Шәгъбан аеның 14еннән 15нче төненә туры килгән Бәраәт кичәсе – мөселман календаренда иң изге кичәләрнең берсе. “Бәраәт” сүзе “азат итү” яки “гафу кылу” дигәнне аңлата. Бу кичтә Аллаһы Тәгалә киләсе ел өчен кешеләрнең язмышын хәл итә һәм ихлас күңелдән гафу сораучыларның гөнаһларын гафу итә.
Бу кичне дин кардәшләребез дога кылып, Коръән укып, изге гамәлләр кылып һәм Аллаһны зикер кылып үткәрә. Аллаһтан ярлыкау сорарга, үпкәләткән кешеләрне гафу итәргә, Аллаһның рәхмәтенә ирешүне сорап дога кылырга кирәк, дип яза Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.
Бәраәт кичәсе ул – тормышны яңадан башлау мөмкинлеге: калебне пакьләү һәм Аллаһы Тәгалә белән элемтәне ныгыту. Әлеге форсатны кулдан ычкындырмагыз һәм әлеге кичәне гыйбадәттә, уяу булып үткәрегез.
Фото: скриншот ТНВ
Бүлешергә
Комментарии 0