Онлайн трансляция

Свернуть

Казанның “Рауза” мәчетендә кызлар арасында Коръән укучылар бәйгесе узган

Казанның “Рауза” мәчетендә кызлар арасында Коръән укучылар бәйгесе узган

https://tnv.ru

17 Февраль 2025, 11:42

20

0

Казанның “Рауза” мәчетендә кызлар арасында Коръән укучылар бәйгесе узган

16 февральдә Казанның “Рауза” мәчетендә кызлар арасында Коръән укучылар бәйгесе булган. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Әлеге ярышта Казан шәһәренең Совет районы мөхтәсибәтенә керүче 14 мәчеттән 50 бала көч сынаша.

Бәйге берничә номинациядә үтте: Коръәннең соңгы 10 сүрәсен, 30нчы җүзнең яртысын, 30нчы җүзне яттан белү, тиләвәт.

Бәйгедә иң яшь катнашучыга 6 яшь булса, иң олысына 15 яшь була. Һәрбер катнашучыга дипломнар, тәм-томнар, сертификатлар, ә җиңүчеләргә – акчалата бүләкләр тапшырылган.

Фото: “Рауза” мәчете.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар